Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күз кызарса, чәч коелса, ирен ярылса...

Нишләргә, дисезме? Гап-гади киңәшләрне үтәсәгез, матур, сәламәт, шат булырсыз!

 Күзләр кызарса, яшьләнеп торса, төрле үләннәр катнашмасы кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр бал калагы бака яфрагы, зәңгәр чәчәк, күз үләне (очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез. Көнгә 3 мәртәбә күзгә 3-4әр тамчы тамызыгыз.

  Күзләр яшьләнгәндә аларны көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле.

  Чәч сына, коела башласа, чәч төбенә тоз ышкыгыз да җылы су белән юып төшерегез. 5-6 тапкыр шулай эшләгез. Процедураны атнага 2-3 мәртәбә кабатларга кирәк. Ике атнадан чәчнең ныгыганын, сәламәтләнгәнен сизәрсез.

  Ирен тиресе корып ярылса, көнгә берничә мәртәбә кыяр суты сөртегез. Йоклар алдыннан исә бал сөртегез. 15 минуттан юып төшергәч, туендыручы крем кулланыгыз. 1 чәй калагы эремчеккә шул ук күләмдәге кишер суты кушып болгату һәм 20 минутка иренгә сөртеп тору да зыян итми.

  Үзеңне ярты сәгатьтә тәртипкә китерү өчен иң элек контраст душ керергә кирәк. Җылы су тәнне җылытса, салкыны барлык нерв күзәнәкләрен уята.

  Кәефне кара шоколад күтәрер. Аңарда бәхет гормоннары бар. Колакка массаж ясарга була. Аның өчен колакның йомшагын уарга кирәк.

  Күз төбендәге «түгәрәкләр»дән арынырга бәрәңге ярдәм итәр. Яшелчәне угычтан чыгарып, күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй дә файдаланырга мөмкин.

  Майланган чәчне 1:1 нисбәтендә су кушылган лимон сутында чылатылган щетка белән тарасаң, ялтырап тормас.

  Тәмләткечләр кушылган ризык исе озак саклана. Аны күпме ашаган булуга карап, тешләрегезне никадәр озак чистартсагыз да, авыздагы ис 24 сәгать буе сакланырга мөмкин. Шулай ук озак ашамый торганнан да авызда ис барлыкка килергә мөмкин.
Авыздан килгән начар исне бетерү өчен петрушка, канәфер, әнис кебек тәмләткечләр һәм үсемлекләр чәйнәү файда бирә. Әгәр авызыгыздан ис озак килә икән, бу - шикле сигнал, табибка мөрәҗәгать итегез, урт, ашказаны-эчәк һәм кайбер башка авырулар булырга мөмкин.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев