Лайк куеп 100 мең югалткан
Бу кызганыч хәл Татарстанда булган.
Берничә көн элек кызга кемдер мессенджер аша акча эшләү тәкъдиме белән СМС җибәргән. Янәсе, сатучыларны халыкка күбрәк таныту өчен, маркетплейсларда товарларга лайк куярга кирәк. Һәр лайк өчен акча түләнәчәк, дигән ул.
Алга таба аралашу барышында теге, янәсе, яхшырак хезмәт хакы алу өчен, товарны юри генә сатып алырга кирәклегенә ышандырган. Моның өчен товар хакын ниндидер реквизитлар буенча җибәрсәң, счетка акчаның процентлар белән кайтачагын вәгъдә иткән. Әмма акча да кайтмаган, маркетплейс сайты да ялган булып чыккан.
Нәтиҗәдә кыз 100 мең сум акчасын югалткан, «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев