Ландыш Рәхимова: «Ичмасам блогер булдым»
«Күп дусларым ерагайды», - ди ул.
Ышанасызмы, нибары 20 ел элек без «блогер» сүзен дә, аларның нәрсә нәрсә эшләгәнен дә белми идек. Ә хәзер аларны исемләп беләбез, тормышын сериал урынына карап барабыз, балалар алардан үрнәк ала, Россиядә хәтта рәсми төстә шундый һөнәр дә бар. Үзебезнең Чаллыда туган телебездә блог алып баручылар да бар. Шундыйларның берсе – 17 меңнән артык язылучысы булган Ландыш landish_svetochek (Рәхимова). Төп һөнәре – баш хисапчы эшеннән тыш һәр көнне гаиләсе, көндәлек мәшәкатьләре, туган авылы турында видеолар төшереп бара ул. Аның белән туры эфирда әңгәмә кордык.
– Блогер булып китүең турында сөйлә әле Ландыш
– Исемем чәчәк исеме – Ландыш булганга болгымны да шулай атадым. Мине хәзер дусларым да шулай дип кенә йөртә. Бу эшне башларга кечкенә улым Данияр булышты, ул моның сәбәпчесе. Фотолар, видеолар төшкерергә ярата идем, «Нигә син аларны интернетка куймыйсың?» диде. Шуннан тәвәкәлләдем. Шәһәрдәге, ә ялларда әти-әниләрем яшәгән Тукай районы Иске Байлар авылындагы тормышны күрсәтәм. «Авылга кайткач, күбрәк төшер» диләр, ул теманы яратып карыйлар. Блогымны үз телемдә, татарча алып барам.
– 17 меңнән артык язылучың бар, араларында «татарча аңламыйм», диючеләр юкмы?
– Баштарак андыйлар да булды, видеоңны татарча төшерсәң дә, аста русча тәрҗемәсен куй әле, аңлыйсы килә дип сорап яздылар. Тик күпчелеге аңлый.
– Хурлап яки мыскыллап комментарий язучыларга, ягъни хайпка ничек җавап бирәсең?
– Кайчагында төрттереп язучылар бар. Башта бик авыр кабул итә идем, шулай да аның өчен генә ташлыйсым килмәде. Гадәттә шаян формада яки икенче темага борып җавап бирәм дә шуның белән төгәллим, нинди генә сорау булса да җавапсыз калдырганым юк. Хәзер өйрәндем инде, хейтерларга да ияләшәсең икән ул.
– Ташлыйсы килгән вакыт та булдымы?
– «Выгорание» дигән әйбер бар икән. Төшерәсе килми. Телефонны кулга да аласы килмәгән чаклар булды.
– Ничә көнгә түздең? Сәгатькәме?
– 10 көнләп булгандыр.
– Кереп та карамадыңмы?
– Карадым (елмая) «Син кая?», «Видеоларыңны төшер», «Ташлама» дип яздылар. Дус блогерларым да теләктәшлек белдерде. Шуннан соң үзеннән үзе ничектер кайттым. Әкренләп фотолар куя башладым.
– 5 ел блог алып барасың икән. Ул бит үзенә бер эш. Ничек өлгерәсең?
– Мин 54нче гимназиядә баш бухгалтер булып эшлим. Бер ел элек бухгалтер идем. Ул чакта вакыт күбрәк иде сыман. Хәзер ике эшне дә алып баргач, кыенрак, билгеле, тик барыбер тырышам. Бер башлаган эшне инде ташлыйсы килми. Ул минем гадәткә кергән инде, хобби сыман.
– Блогны алып барырга нәрсә мотивация бирә?
– Башта улым, аннары әти-әнием дә «Төшер» дип үсендереп тордылар. Каршы килсәләр, теләк булмас иде. Эштә дә теләсә кайсы чарага чакыралар, әйдә күрсәтик әле, диләр. Гаиләм – олы улым, ирем дә минем яклы. Алай төшерергә рәхәтрәк, билгеле.
– Каршы төшүчеләр бармы?
– Күп дусларым миннән ерагайды. Аралашу икенче төрлегә әйләнде, очрашулар сирәгәйде. Минем яклы булганнар исә минем белән калды.
– Ни сәбәпле ерагайдылар икән?
– Камерадан курку, видеога төшүдән качу дип уйлыйм.
– Әллә масаеп киттең, йолдыз булдың, диләрме?
– Миндә йолдызлык чире юк, Аллаһка шөкер. Бөтен кеше белән дә тигез сөйләшәм, бөтенесенә бер итеп карыйм.
– Ә синдә видеога төшүгә кыюлык каян?
– Мин кечкенәдән сәхнәдә үскән кеше. Әнием клуб мөдире булып эшләде. Концертлар куя идек – җырларга да, биергә дә чыктым. Шуңа камера да куркытмый. Минем иң зур хыялым – җырчы булу иде. Ул тормышка ашмады, ичмасам блогер булдым, дим үземә.(елмая). Дусларым белән очрашканда кушылып җырлыйм, әмма сәхнәгә чыкканым юк.
– Блогерлар да җырлый бит хәзер, андый планың юкмы?
– Әлегә юк.
– Блог алып бара башлагач, тормышың ничек үзгәрде?
– Яхшы якка үзгәрде. Таныйлар, бәйрәмнәрдә килеп эндәшәләр, «Син шундый матур алып барасың, күңелгә керерлек итеп сөйлисең», «Без хәзер шәһәрдә торабыз, авылга кайтырга мөмкинлегебез юк, ичмасам синең блогтан карап барабыз, бик рәхәт, рәхмәт» дип язалар, моны уку бик рәхәт.
– Сыйфатлы техника да алырга туры килгәндер?
– Спонсорым бар (елмая) Яңадан яңа телефоннарны ирем Рафаэль алып тора. Хәзер рилс төшерергә идеяләрне дә ул табып бирә башлады.
– Блогер белән яшәве авыр түгелме икән аңа?
– Юктыр. Күптән түгел инде йокларга ятарга әзерләнеп йөргәндә «Матурым, әйдә менә моны төшерик» дип үзе тәкъдим итте, төшерергә ярдәм итте.
– Башка блогерлар белән күрешәсезме, әллә сез көндәшләрме?
– Баштагы елларны блогерлар җыенына йөрдем. Чулпан Гини, Энҗе, Мама Маликушки, Юлия Нәбиева белән аралаштык. Марат абый Юнысов белән гел элемтәдә. Хәзер дә кайсысына язсам да җавапсыз калдырмыйлар. Алардан күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә тупладым. Аеруча Энҗенең әйткәнен хәтерлим. «Туктама» диде. Шуны истә тотып эшемне дәвам итәм.
– Блогерлар бизәнмичә, яки ниндидер иске киемнән дә эфирга чыга. Бу үз-үзеңне җиңү өчен ниндидер психологик алыммы, әллә «ничек бар, шулай» стилеме?
– Бу үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Авылга кайткач, видеога төшәм дип кием алыштырып тормыйсың бит инде. Ә төшерәсе килә. Өйдә дә кием мәсьәләсендә миндә ниндидер кыенсыну юк, помада да буяп тормыйм. Сезгә дә ничек бар, шулай килдем. Видеоларның да пафослысын түгел, авылчарагын төшерергә яратам.
– Кайсы темаларны аеруча яратып карыйлар?
– Балалар белән мероприятиегә барсам, кызыксыналар - кайдалыгын, бәясен сорыйлар, кием алсак та. Реклама өчен түгел, үзеңә дип кенә барсам да төшерсәм, «кайда бу, әйт әле, мин дә барып алыйм әле» диючеләр бар.
– Иң күп каралган постың турында әйт әле.
– Бер рилс 535 мең просмотр җыйды. Нәрсә турында икәнен хәтерләмим дә. Күптән түгел икенчесен 136 мең кеше карады. Әти-әнинең Айнурны соңгы звонокка озатырга килгәне турында иде ул.
– Караулар күп булсын өчен нәрсә эшлисең?
– Берни дә эшләмим. Элегрәк башка блогерлардан үземне күрсәтергә реклама сатып ала идем, хәзер юк. Карасалар карыйлар, карамасалар юк дип, үзем өчен төшерәм. Алай тагын да яхшырак карыйлар икән.
– Блогерлыкның матди яктан файдасы бармы?
– Бар. Ләкин минем йөрергә вакытым юк. Төп эшем булгач, өлгермим, реклама төшерергә чакыручылардан баш тартырга туры килә. Хәзер инде яңа эшкә бераз җайлаштым, киләчәктә йөрермен дип торам.
– Акча кермәсә дә дәвам итәр идеңме?
– Әйе. Дәвам итәм бит. Чөнки миңа.матур видеолар төшергә, куярга ошый.
– Уңышлар сиңа, Ландыш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев