Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина «2018 елның иң яхшы балалар табибы» җиңүчесенә премия тапшырды

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина «2018 елның иң яхшы балалар табибы» бәйгесендә халык мәхәббәтен яулаган җиңүче – участок педиатры Айсылу Әхмәдиевага РФ Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатын һәм акчалата премия тапшырды. Әлеге бәйге "Челнинские известия" газетасы ярдәме белән оештырыла.

«Сезнең коллектив вәкилен җиңүе белән шәхсән котлау - минем өчен зур мәртәбә, игелекле хезмәтегез, профессионализмыгыз һәм мәрхәмәтле күңелегез  өчен барыгызга да бик зур рәхмәт әйтәсе килә!», – дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина поликлиника коллективына.

Әлеге визиты барышында депутат 5 нче балалар поликлиникасында узган капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты, учреждение хезмәткәрләре белән актуаль мәсьәләләр һәм башка темалар буенча әңгәмә корды. 

 

http://nabchelny.ru/news/32560

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев