Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина: Без, Бөек Ватан сугышы каһарманнарының батырлыгын истә тотып, милләтебезнең рухи көчен тарихтан туплап яшибез!

РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина Боровецк бульварындагы Дан һәйкәленә чәчәкләр салды һәм тантаналы митингта катнашты. Чара 6 май көнне Боровецкое авылында яшәп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугышчылар һәйкәле янында узды. Анда ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм каһарманнарның тол хатыннары катнаштылар. Ветераннарны котларга һәм аларның батырлыкларын данларга йөздән артык укучылар...

РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина Боровецк бульварындагы Дан һәйкәленә чәчәкләр салды һәм тантаналы митингта катнашты. Чара 6 май көнне Боровецкое авылында яшәп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугышчылар һәйкәле янында узды. Анда ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм каһарманнарның тол хатыннары катнаштылар. Ветераннарны котларга һәм аларның батырлыкларын данларга йөздән артык укучылар һәм студентлар, Автозавод районы халкы һәм шәһәр администрациясе вәкилләре килде.

Әлфия Когогина ветераннарга, сәламәтлек һәм озын гомер теләп, аларга тирән хөрмәтен һәм ихтирамын белдертте. "Милләтнең рухи көчен без тарихтан, күп еллар элек кылынган, әмма бүген дә онытылмаган батырлыклардан туплыйбыз. Без сугышчыларыбызның батырлыкларын мәңге истә тотып, аларга баш иеп, хөрмәтләп яшиячәкбез", - дип ассызыклады ул. "Сөендерәсем килә, - дип дәвам итте депутат, - Рәсәй Федерациясенең оборона министры Сергей Шойгуга, ветераннарыбызның соравы буенча төзелгән, шәһәребезгә Җиңү символы - Т-34 танкын җибәрү үтенеченә уңай җавап килде. Андый танк табылды. Ул Җиңү паркында, шәһәребезнең туган көненә урнаштырылачак! Әлеге "хәрби дустта" безнең ветераннар сугышны үткәннәр, дошманны җиңгәннәр".

Чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларның истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл янына чәчәкләр салдылар. Соңыннан "Җиңү агачы" акциясе кысаларында, бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары, сугыш каһарманнары истәлегенә, Боровецкий бульварында чыршылар утырттылар.

Шулай ук РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина хезмәт ветераннары пансионатында булды һәм Яр Чаллы шәһәренең хезмәт коллективлары, сайлаучылары белән дә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X