Әлфия Когогина Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен документлар тапшырды
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен документлар тапшырды

22 июльдә Яр Чаллы бер мандатлы округы буенча кандидат Әлфия Когогина 8 нче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен документлар тапшырды.

Документлар тапшырганнан соң, кандидат сайлау счеты ачарга рөхсәт ала. Алга таба комиссиягә ачылу турында хәбәрнамәне тапшыра, ә аннары комиссия 10 көн эчендә теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карар кабул итә.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан, Россиядә сайлаулар өч көн дәвамында — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

Фото: http://nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлау депутат

Нет комментариев