Шəhри Чаллы

Үлгән кешеләрнең миллионнарын урлаганнар

Тикшерү органнары Татарстанда ике суд приставына карата РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Алар мошенниклыкта гаепләнә. Бу җинаятьне Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең республика буенча идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган.

Идел буе бүлеге суд приставлары, әлегә шәхесләре ачыкланмаган затлар белән килешеп, янәсе бурычлары булган кешеләр счетыннан акча урлаган. Иң мөһиме шунда, әлеге "әҗәтлеләр" моннан берничә ел элек якты дөнья белән хушлашкан.

Беренче очракта приставлар 2010 елда 79 яшендә үлгән республика кешесенең счетында акча булуны белеп, ялган суд приказы әзерләгән. Соңыннан аны Идел буе суд приставлары бүлегенә тапшырган. Шуның нигезендә 1,156 млн сумлык бурычны түләтү турында башкарма производство кузгатыла. Бераздан акчалар сызып ташлана һәм бер суд приставының шәхси счетына күчерелә.

Икенче җинаять тә шундый ук юл белән кылына. Бу юлы ялган бурыч күләме 754 мең сум тәшкил итә. "Әҗәтле" ролен 2015 елда үлгән ир-ат башкара. Әлеге акчалар да суд приставлары бүлеге хезмәткәре счетына күчерелә, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР Идарәсе.

http://tat.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: