Лицей укучылары тагын җиңде
Бу юлы алар үзләрен журналист буларак сынадылар.
Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның укучылары, ерак юлны якын итеп, Кукмара районы Янил авылыннан призлы урыннар яулап кайттылар. Биредә республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды.
9 сыйныф укучылары “Мин журналист булсам, батыр егетләр турында ниләр язар идем” секциясында уңышлы чыгыш ясап, Габдуллина Розалия I урынга, ә Сагунова Алинә II урынга лаек булды. Җиңүче кызларның чыгышлары жюри әгъзаларының күңеленә хуш килде.
“Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррир урынбасары “Кызларның сөйләм теле искиткеч матур, киләчәктә журналист булырга теләгегез булса, сезгә бар юллар да ачык” дип мөрәҗәгать итте.
Балалар язучысы, шагыйрь, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Бәшәр конференцияның бүләкләү тантанасы алдыннан барлык конференцияда катнашучыларга “Туган телегезне яратыгыз. Әгәр дә туган телегезне яратсагыз, бәхетле булырсыз .Туган телнең киләчәге сезнең кулларда", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев