Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәлил рухы яши безнең җаннарда

Чаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе - шагыйрьнең һәйкәле торучы мәйданда искә алу тантанасы булды. Бирегә Комсомол районында урнашкан мәктәпләрдән укучы балалар, укытучылар, Чаллы язучылары, Комсомол районы башкарма комитеты вәкилләре, Чаллы педагогия университеты студентлары һәм шагыйрьнең иҗатын яраткан, шәхесен хөрмәт иткән шәһәрдәшләребез җыелган...

Чаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе - шагыйрьнең һәйкәле торучы мәйданда искә алу тантанасы булды. Бирегә Комсомол районында урнашкан мәктәпләрдән укучы балалар, укытучылар, Чаллы язучылары, Комсомол районы башкарма комитеты вәкилләре, Чаллы педагогия университеты студентлары һәм шагыйрьнең иҗатын яраткан, шәхесен хөрмәт иткән шәһәрдәшләребез җыелган иде.

Чараны алып баручы Муса Җәлил исемен йөртүче үзәк китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина герой-шагыйрьне мәңгелек ныклык символы- илне, Ватанны ярату, фидакарьлек символы дип билгеләп үтте.

Комсомольск районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева да: "Җәлил бик кыска, ләкин якты, каһарманнарга лаек гомер юлы узды. Без мондый шәхесләребез белән горурланабыз", дип белдерде һәм бирегә килүче укучы балаларга шундый патриотик рухтагы чараларда актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Чарада чыгыш ясаган Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, "Көмеш кыңгырау" газетасы мөхәррире Факил Сафин Муса Җәлилнең рухи ныклыгы барыбыз өчен дә үрнәк өлге булуына игътибарны юнәлтте:"Һәр елны, көн нинди булуга карамастан, без бирегә җыелабыз. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз, халкыбызның йөз аклыгы булган шагыйребез белән горурлык хисләре кичереп, үзебезнең иң матур сүзләребезне Җәлил рухына багышлыйбыз.Сугыш чорында язылган үлемсез шигырьләре, "Моабит дәфтәрләре" булмаса да, без аны бөек шагыйребез буларак зурлаган булыр идек.Ә Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыгы, рухи көче, әсирлектә фашистларга каршы көрәш оештыруы һәм шул вакыттагы бөек иҗаты аны тиңдәшсез югарылыкка күтәрде. Муса Җәлил белән бергә һәркайсы шагыйрь булган унбер көрәштәше һәлак була.Тарих мондый тиңдәшсез батырлыкны белми, кара көчләрнең җиңелүе өчен гомерләрен аямаган әлеге каһарманнарыбыз да олылауга, данлауга лаек".

"Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил күгендә чәчәк атыгыз,

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хакыгыз",- дип язган Муса Җәлил.

Чаллы телевидениесе хезмәткәрләре чарага килүчеләрдән шагыйрь иҗатын белүләре белән кызыксындылар. Әйе, "Ышанма", "Вәхшәт", "Кызыл ромашка", "Ана бәйрәме", "Бүреләр", "Хат" һ.б. шигырьләре халык хәтеренә җуелмаслык булып салынган икән. Ә Чаллы педагогия университеты 545 нче төркем кызлары Җәлил шигырьләрен өч телдә дә яңгыраттылар.

Искә алу чарасы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Шагыйрь үзенең яшәү принципларын янә искәртте кебек:

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев