Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясен тапшырды
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясен тапшырды

Бу дәрәҗәле бүләккә кемнәр лаек булды?

Сөенечле хәбәр. Чаллыда яшәп иҗат итүче талантлы язучы, шагыйрә, "Мәйдан" журналы хезмәткәре Лилия Гыйбадуллина республикабызның югары бүләге Габдулла Тукай премиясе лауреаты булды.

Аны әлеге дәрәҗле бүләккә  ТР Язучылар берлгенең Чаллы бүлеге "Дәвамы бар" исемле китабы өчен тәкъдим иткән иде.

Хезмәттәшебезне  ихлас күңелдән котлыйбыз! Лилия, без синең белән горурланабыз! Иҗатың киләчәктә дә уңыш китерсен. 

Быелгы Тукай премиясенә шулай ук Камал театрының иҗат төркеме: режисер Айдар Җаббаров, драматург Резедә Зәйниева, артист Эмиль Талипов "Тукай кайтты" спектакле өчен; төрки  музыкаль инструментларын булдыру проектын тормышка ашырган өчен  "Татнефть"нең иҗат төркеме белән компаниянең генераль директоры Наил Маганов лаек булды.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бер млн сумлык премияләрне 26 апрельдә Камал театрында узачак Туган тел бәйрәмендә тапшырды.

Фото ТР Рәисе сайтыннан алынды.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Лилия Гыйбадуллина Тукайга -140 Тукай премиясе лауреаты

Нет комментариев