Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлки районы кешеләре ДНК программасына килгән

Федераль телеканалда апа белән сеңел бер-берсенең туганмы-юкмы икәнлекләрен ачыклыйлар.

Наилә Гатина 47 ел элек Базарлы Матак ала тудыру йортында кыз бала таба. Аңа Гөлфинә, дип исем кушалар. 47 ел үткәч Гөлфинәнең апасы Фәния ДНК тапшыруына аны бәби табу йортында алыштырганнар, дип килә. Баксаң Гөлфинә алар нәселенә ошамаган икән. кан группасы да башка төрле. Тапшыруда  әниләре Наилә әби дә үз сүзен әйтә, ул Гөлфинәне үз кызы, дип саный. Тапшыруда Наилә белән бергә бала тапкан чуаш хатынының ире Петер Феропонтов та катнаша.Гөлфинә аның кызы Ангелина белән алышынган дигән шик барлыкка килгән.Тапшыруга Ангелина да килгән.

ДНК нәтиҗәләре бүген билгеле була.Чынлап та мишәр гаиләсе чуаш кызын үзләренеке итеп тәрбияләп үстергәннәрме, ә чуаш булып үскән Ангелина татар булып чыкканмы? Бу турыда хәбәр бирербез, сайтыбызга кереп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев