Әллә кемнәр бар инде
Яңалыклар тасмасы

Әллә кемнәр бар инде

Чаллыда пистолетлы кешене тотканнар

Чаллының 65нче комплексында ир-ат кулына пистолет тотып йөргән.34 яшьлек әлеге шәһәрдәшебез кулга алынды. Шикле ир-ат турында хәбәрне полициянең «Автозаводский» терәк пунктына җиткерәләр. Урынга хокук сакчылары чыга. Шәһәрдәшебез пневматик пистолетын үз иреге белән полиция хезмәткәрләренә тапшыра. Аңа карата хулиганлык маддәсе буенча һәм кибеткә битлексез кергән өчен дә протокол төзелә.

Фото Челны-Онлайн паблигыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сәеркешеләр пистолет

Нет комментариев