Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлмәт энциклопедиясе» җитәкчесе, атказанган нефтьче Рәфыйк Әмирханов вафат

88 яшьлек Рәфыйк Әмирханов соңгы китабын язып бетерергә өлгермәгән

Бүген Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, күп сандагы китаплар авторы Рәфыйк Әмирханов вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә тарихчы-археолог, профессор Альберт Борһанов сөйләде.

«Рәфыйк абыйның вафат булуы турында аның коллегасы — Әлмәтнең „Туган як“ клубы җитәкчесе Зәлия Хәбитова хәбәр итте. Рәфыйк абый күптән түгел миңа җил биләмәләре турында китап чыгарырга тиешлеген әйткән иде. Материалны өлешләп бирүен сорагач, карышты, китап итеп туплап бирәм, диде. Ул китабын язып бетерергә тиеш иде», — диде Альберт Борһанов.

Аның әйтүенчә, Рәфыйк Әмирханов олыгаю сәбәпле вафат булган. «Рәфыйк абыйның яше шактый иде. Ул дүрт ай туктамыйча эшләп утырды. „Җитеп торыр, ял ит“, — дип әйткән идем үзенә. Рәфыйк абый белән гел күрешеп тордык. Бик милләтпәрвәр кеше иде. Татар тарихын күтәреп чыккан шәхес ул», — дип искәртте ул.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары исеменнән Әлмәт Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты. «Урыны җәннәттә булсын», — диде ул хәбәрчегә.

Рәфыйк Әмирханов — Башкортстанның Бүздәк районында 1932 елда туган. Әлмәт шәһәрендә гомере буе нефтьче булып эшли. «Әлмәт энциклопедиясе»н оештыручыларның берсе, аның баш мөхәррире, фәнни җитәкчесе була. «Волость», «Уразметов как нефтяник» һ.б. китаплар авторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев