Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үлән яндырганчы уйлагыз, юкса…

Бу чорда куркынычсызлык таләпләрен бозган өчен штрафлар ике тапкырга арта: гражданнар өчен 2 меңнән алып 4 мең сум булса, вазыйфаи затлар өчен 1530 мең сумга кадәр.

Янгын куркынычы зур булган  язгыҗәйге чор башланды. Нәкъ менә апрельмай айларында, кар эрегәч, ут чыгу очраклары берничә тапкырга арта. 

Бакча сезонына әзерлекне күпләр узган елгы яфракларны, чүпчарны яндырудан башлыйлар. Тик бит ялкын тиз тарала. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәп башкармасаң, мондый гамәлләрнең бик аяныч тәмамлануы, торак йортларга, хуҗалык корылмаларына ут кабуы, кайчагында кешеләргә  дә куркыныч янавы мөмкин. Шуңа да хәзер бакча, ишегалдындагы кипкән үлән белән чүпчарны яндыру катгый тыела.

Кызганыч, шәһәребездә дә, бакчачылык ширкәтләрендә дә моңа саксыз караучылар шактый. Мисал өчен, узган атнада Чаллының 52нче бистәсе артында коры үләнгә ут капты. 35 нче комплекстагы йорт яны мәйданында да шул ук хәл күзәтелде. Бирегә янгын сүндерүчеләр хәтта ике тапкыр килергә мәҗбүр булды.

Узган ялларда “Заря”, “Наратлы” бакчачылык ширкәтләрендә дә янгын сүндерүчеләрнең ярдәме кирәк булды. Анда да хуҗасыз участоклардагы үләннәр янды.  

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды. Бу чорда куркынычсызлык таләпләрен бозган өчен штрафлар ике тапкырга арта: гражданнар өчен 2 меңнән алып 4 мең сум булса, вазыйфаи затлар өчен 1530 мең сумга кадәр. 2020 елда янгынга каршы режимны бозган, шулай ук үләннәрне һәм чүпчарны яндырган өчен, административ җаваплылыкка 336 юридик, вазыйфаи зат һәм граждан тарттырылган.

Урманда янгын чыгу очрагы күрсәгез, 88001009400, 8 (843) 2213795 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк. 

P.S. Янгынның иң аянычлысы якшәмбе 41/05 йортында булды. Анда 45 фатир янып, байтак кеше мөлкәтсез калды. Бәхеткә, хуҗаларының үзенә зыян килмәде.  Әлегә янгынның төгәл сәбәбләре билгесез. Белгечләр электр җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә дип фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 мчс