Мәгариф җитәкчеләре эштән китте
Яңалыклар тасмасы

Мәгариф җитәкчеләре эштән китте

Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы хәбәр итте.

Түбән Каманың мәгариф системасында ике җитәкче  эшенншн китте. Аның берсе  шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин һәм  икенчесе 37 нче лицей директоры Динара Котляр. 
Бу 22 январьдә булган вакыйгага бәйле.  37 нче лицейда 7 нче сыйныф укучысы пычак белән җыештыручыны яралаган, аннары  сигнал җайланмасыннан атып, үзенә зыян салган иде.  Үсмерне росгвардиячеләр тоткарлады. Тикшерү комитеты «Үтерү омтылышы» һәм «Битарафлылык» маддәләре буенча җинаять эше кузгаткан.
Айдар Гарифуллин – белеме буенча педагог. Түбән Кама шәһәренең мәгариф идарәсенә 2021 елның азагында җитәкчелек итә башлады. Түбән Камага күченгәнче, Чаллыдагы 4 нче мәктәп, ә аңа кадәр – Вахитов исемендәге 2 нче гимназия директоры булган.
Динара Котляр – башлангыч сыйныфлар укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 36 еллык педагогик стажга ия булган югары квалификацияле укытучы. Соңгы алты елда 37 нче лицей директоры вазыйфасында эшләгән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф лицейда һөҗүм җитәкчеләр эштән китә

Нет комментариев