Май салкыннары аркасында азык-төлеккә бәяләр артырмы?
Кайбер культуралар өшегән.
ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббәров белдерүенчә, республикада 5 мең гектар шикәр чөгендере һәм рапс өшегән. Аларны яңадан чәчкәннәр. Иң салкын көннәр 4, 5, 15 майда теркәлгән.
Финанслар белгече Ольга Борисова бу азык-төлеккә бәяләр артуына китерәчәк ди. Аеруча ит, икмәк, сөт, май, җиләк-җимеш һәм соклар кыйммәтләнәчәк. Бәяләр 15 процента артык дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев