Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп укучыларына 25 мең сум түлиләр

Быел 3 меңнән артык бала эшкә урнаштырылачак.

«Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә балаларны каникул чорында эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә  тукталды.

Җәй дәвамында 3089 бала эшләячәк. Алар «КАМАЗ» ГАҖ, «КАМАЗжилбыт», «Риат», «Чаллы икмәге» һәм башка предприятиеләрдә хезмәт итәчәк. 

«Кайсылары территорияне тәртиптә тота, икенчеләре хисапчыга ярдәм итә. Балалар эштән канәгать, теләп эшлиләр. «КАМАЗжилбыт» аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны да эшкә алган. «КАМАЗ» ГАҖ заводларында балаларга 19565 сум, «Риат»та 25 000 сум хезмәт хакы түлиләр», – диде Татьяна Быданова. 

Шәһәр Мэры Наил Мәһдиев балаларны эш белән тәэмин итүче предприятие һәм оешма җитәкчеләрен бәяләргә, хөрмәтләргә кирәклеген искәртте. «Алар балаларда хезмәткә, туган шәһәргә мәхәббәт тәрбиялиләр. Балаларга һөнәр сайлаганда ярдәм итәләр», – диде ул.

Мэр шулай ук Чаллыдагы мәктәп укучылары өчен «КАМАЗ»ның автомобиль заводына экскурсия оештырырга тәкъдим итте. «Автогигант заводларының барлык директорлары –  Чаллыда туып-үскән, Чаллыда укыган кешеләр. Алар гади инженердан директор дәрәҗәсенә ирешкәннәр. Бүгенге көндә «КАМАЗ»ның данлыклы топ-менеджерлары. Балаларны алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк»,  – диде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы хезмәт мәшгульлек