Ул үлемендә беркемне дә гаепләмәскә сораган.
Казанның «Казансакая усадьба» элиталы коттеджлар поселогындагы гаражларның берсендә 15 яшьлек Камиләнең мәете табылган.
Кыз көндәлек алып барган. Соңгы язмасы 5 февральдә булган.
Мәктәп укучысы:
«Эчтән нәрсәдер үтерә. Сулыш алырга авыр», – дип язган.
Бала үзенең үлемендә беркемне дә гаепләмәскә һәм еламаска чакырган. «Ә үзенең китапларын әдәбият укытучысына васыять итеп калдырган», – дип хәбәр итте «Жесть Казани» телеграмм каналы.
Нет комментариев