Мәктәпкә йөртмәгән, урамга чыгармаган - баладан маугли ясаган
Казанда суд приставлары 9 яшьлек кызны әнисеннән тартып алды.
Авиастроительная районында яшәүче хатын-кыз баласыннан маугли ясаган. Мәктәпкә йөртмәгән, кеше күзенә күрсәтмәгән. Урамга да төнге якта гына алып чыккан. Баланы күргән шаһитлар, аның иске киемнән булуын, урамда кеше күрсә, качуын сөйли. Бу хәбәр суд приставларына барып ирешә. Алар суд карары нигезендә фатирга килә. «Безнең барысы да яхшы», дип ана кеше ишеген ачмый. Суд приставлары замокны ватып керергә мәҗбүр була. Хатын-кыз кычкыра, агрессия күрсәтә. Бүлмәдә куркып утыручы 9 яшьлек баланы табалар. Приставлар әйтүенчә, бөтен җирдә антисанитария була. Суыткычта да кетчуп белән акмай кисәгеннән башка ризык булмый. Приставлар балага кием, ризык һәм су алган булалар. Кызны хастаханәгә тикшерүгә җибәрәләр. Аны әтисе ягыннан әбисенә тапшырырга мөмкиннәр.
38 яшьлек әни кеше закон буенча җавап тотачак. Шунысы мәгълүм: хатын-кыз беркайда эшләмәгән, пособие һәм иренең алимент акчаларына гына яшәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев