Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Безрукова: «Укытучы булу балачак хыялым иде»

Шәһәребезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы «Мактаулы остаз» дигән дәрәҗәле күкрәк билгесенә лаек булды.

Язмам герое – тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, зур дәрәҗәләргә ирешкән педагог Лилия Вафир кызы Безрукова.

Узган ел, Укытучы һәм остаз елында, Казанда «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада Чаллының 18нче мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Безруковага «Мактаулы остаз» дигән дәрәҗәле күкрәк билгесе тапшырылды.

Лилия Вафировнаның эш стажы 43 ел. Хезмәт юлын пионервожатый булып башлаган ветеран-укытучы бу еллар эчендә күп тапкырлар яшь укытучыларга остаз була. Тәҗрибәле педагог мәктәпкә яңа гына аяк баскан яшь белгеч өчен авыр минутларда ярдәм итүче, акыллы киңәш бирүче остазы булуның никадәр мөһим икәнен аңлый.

– 10нчы сыйныфны тәмамлагач өлкән пионервожатый булып 8нче мәктәпкә эшкә килдем. Укытучы булу балачак хыялым иде. Бүгенгедәй хәтерлим, 1нче сыйныфка килдем, парта артына утырдым, Мария Федоровна дәрес башлады. Шул көннән укытучы һөнәренә гашыйк булдым. Әтием – төзүче, әмма укырга бик ярата иде. Әнием белеме буенча медицина хезмәткәре. Әти ягыннан туганнарыбыз барысы да укытучылар. Бу һөнәргә мәхәббәт бәлки алардан да күчкәндер, – ди Лилия Безрукова.

Лилия Вафировна мәктәптә укыганда ук шактый педагогик тәҗрибә җыярга өлгердем, ди.

– 10нчы сыйныфтан соң 8нче мәктәпкә эшкә килгәч тә директор Филипп Васильевич Пантявин мине коллективка тәкъдим иткәндә: «Яшь булуына карамастан, бу укытучының тәҗрибәсе шактый инде», – дип әйткән иде. Шушы мәктәпкә килеп эләктем, анда эшләдем һәм үземне укытучы буларак күрсәтә алдым. Директорга да, педагогик коллективка да гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Нык хәтердә калган, аларның укытучылар бүлмәсендә җыелып, балалар турында тәмле итеп сөйләүләренә соклана идем. Алар балаларны чын мәгънәсендә кайгыртып тордылар, – дип җылы сүзләр белән искә ала хезмәттәшләрен әңгәмәдәшем. 

Соңрак Лилия Вафировна гаиләсе белән шәһәрнең башка комплексына күченеп китә. Һәм ул 57нче гимназиядә башта укытучы, аннары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 

– Бүтән берни дә эшли алмыйм мин (көлә)... Җырламыйм да, бии дә белмим! Шул оештыру сәләтем бар, үзем артыннан кешене ияртә алам. Биредә берничә ел хезмәт куйганнан соң мәгариф идарәсендә эшләп алдым. Аннары 58нче мәктәпкә күчтем. Ул вакыттагы директор Искәндәр Нургалләмович Галимов белән эшләдем. Ул елларны да бары тик яхшы яктан гына искә алам. Бу мәктәптә шулай ук методик хезмәтне дә башкара идем, ата-аналар белән дә эш алып бардык. Соңрак 18нче мәктәпкә урнаштым. Биредә эшләвемә дә 16 ел булды. Ул дәвердә ике чыгарылышны олы тормышка озаттым, – ди укытучы Лилия Вафировна. 

Лилия Вафировнаның чыгарылыш укучылары тормышта үз юлларын тапканнар. Алар мәктәпне һәрвакыт рәхмәт һәм ярату хисләре белән искә алалар икән. Югары белем алып, остазлары янына эшкә кайтучылар да бар. 18нче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучылары Альбина Нуруллина һәм Ксения Зверева шундыйлардан.

– Ксения Сергеевнаны «мәктәп кызым» дип йөртәм. Ул да мине әнисе урынына күрә. Без аның белән бик якын. Үземнән соң шундый талантлы, белемле, эшенең остасы булган укучы калдыра алуыма сөенәм. Аннары яшьләрдән күп нәрсәгә өйрәнәм дә. Директорыбыз Наил Заһидуллович Гайнуллин белән дә аңлашып эшлибез. Тормышымның төрле чаклары булды, беркайчан да юлга киртә куймады, һәрвакыт ярдәм кулы сузды, – ди Лилия Безрукова.  

«Әгәр укытучы үз эшен генә яратса, ул яхшы мөгаллим булачак. Әгәр ул укучыны әти-әнисе кебек яратса, әйбәт булачак. Әгәр инде укытучы эшен һәм балаларын яратуны берләштерсә, ул камил, чын укытучы булачак». Бөек рус язучысы Лев Толстойның әлеге сүзләре Лилия Вафировна турында кебек. Аның һөнәри юлы – белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегенә чын мәгънәсендә хезмәт итү үрнәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев