Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягында күңелсез хәл - ВИДЕО

Инспекторлар 47 яшьлек әлеге ир-ат спиртлы эчемлек кулланган булырга мөмкин, дип фаразлый.

21 гыйнварда төнге унберләр тирәсендә Мәләкәс аръягында күңелсез хәл була. Биредә бер машина йөртүче ЮХИДИ инспекторларының “туктарга” дигән таләбен үтәмичә, качып китә. Шул сәбәпле, хокук сакчылары аның артыннан куа башлый. 

Машина белән идарә итүче тротуарларга менеп китә, светофорның кызыл утына чыга. Иң аянычы: йорт ишегалларының берсенә кереп бер-бер артлы 5 автомобильне бәрдерә. Шаһитлар сүзләренә караганда, йөртүче әлеге транспор чаралары арасында машинасы белән кысылып кала.

Инспекторлар 47 яшьлек әлеге ир-ат спиртлы эчемлек кулланган булырга мөмкин, дип фаразлый. Тик ул медицина тикшеренүе үтүдән баш тарта. Нәтиҗәдә, аны 2нче санлы «Комсомольский» полиция бүлегенә алып китәләр һәм 4 беркетмә төзиләр. Хокук сакчыларының законлы таләбен үтәмәмгә өчен аңа штраф яки 15 тәүлеккә арест яный. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига