Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мандариннан кайнатма ясыйбыз

Бу кайнатманы өйдә ясап була. Аны пешерү бик гади. Ул бик озак саклана.

Ингредиентлар:
Мандарин – 900-1000 грамм
Шикәр комы – 500 грамм
Ваниль шикәре – тәменә карап

Әзерләү ысулы:
Мандариннарны кабыгыннан, төшләреннән чистартабыз. Аннан соң аларны кисәкләргә бүләбез һәм урталай кисәбез. 
Мандариннарга шикәр комы кушабыз да уртача утка куябыз. Бу вареньены кайнату өчен төбе янмый торган савыт кирәк. Җимешнең согы чыккач, ваниль шикәре өстәргә була. Шулай ук корица да салсаң да ярый.  Аннан соң катнашманы 15-20 минут әкрен утта кайнатабыз. 

Әгәр сез куе варенье яратасыз икән, аны берничә тапкыр кайнатырга кирәк. Куе варенье кирәк булмаса, шушы рецепт белән 15 минут кайнатыгыз да банкаларга тутырып куегыз. 

фото: 100sp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев