Марат Анисимов: «Үземнән җаваплылыкны төшермим»
Бүген узган юл йөрү иминлеге комиссиясе утырышында МУП «ПАД» директоры чыгыш ясады.
Әлеге предприятие карамагына шәһәрнең 900 км автомобиль юлы, 160 км магистраль тротуар, 361 автобус, 132 трамвай тукталышы, 29 күпер һәм күпер асты юллары, 31 җир асты кичүләре керә. Бүгенге көндә кышкы чорда юлларны кардан чистарту өчен 160 махсус техникалары бар.
Җитәкче сүзне соңгы көннәрдә чамадан артык кар явуыннан башлады. Хәтта статистиканы да китерде. 5 көн эчендә генә (21 ноябрьдән 25енә кадәр) Чаллыда айлык нормадан 141% кар яуган.
"Мин дә, эшчеләребез дә эштән курыкмыйбыз. Бар булган көчне җигеп эшкә керештек. Күз алдына китерегез, берничә көндә айлык нормадан 141% кар яуды. Әлбәттә, мин үземнән җаваплылыкны төшермим" - диде ул.
Шәһәрдән 40 мең куб. метр кар чыгарылган. Бу 2861 рейсны тәшкил итә. Реагентлар белән 2 300 куб. метрга кадәр юл эшкәртелгән. Бүгенге көндә предприятиедә 595 кеше эшли. Марат Анисимов аеруча трактор йөртүчеләр җитмәвен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев