Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәрхүм табиб Николай Зотовка багышлап туганнары видеоязма ясаган - видео

Аның һәлак булуына 40 көн.

Балалар табибы, шәхси ашыгыч ярдәм күрсәтү клиникалары хуҗасы Николай Зотовның һәлак булуына 40 көн. Исегезгә төшерәбез, ул 10 декабрьдә Воронеж өлкәсендә авариягә очрады. 2 баласы ятим калды. 

Туганнары аның бу дөньядан вакытсыз китүенә һаман ышана алмый. Табиб истәлегенә алар видеоязма ясаган. Анда кечкенә чагыннан алып тормышының бөтен мизгелләре чагыла. Николай Зотов бөтен җиргә дә өлгерә торганнардан булган. Спорт белән шөгыльләнергә, походларга йөрергә дә вакыт тапкан ул. Эльбрус, Килиманджаро тауларына да менгән. Шул ук вакытта гаиләсе турында да онытмаган. 

Туганнары "сине капларлык канатларым булса иде", "вакыты җиткәнен җаның алдан белгән икән" дип яза. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция