Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина кул өстеннән чыккан

Егылган малай кулы өстеннән машина узган, автоледи вакыйга урыныннан качып киткән. Суд аны хөкем итте.

Күптән түгел  шәһәребездә күңелсез хәл булды: егылган малай кулы өстеннән машина узган, автоледи вакыйга урыныннан качып киткән. Суд аны хөкем итте. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте 8 август кичендә була. Гаепләнүче сүзләренә караганда, ул юлның көйләнми торган кичүендә кешеләрне уздырган, шуннан соң хәрәкәтне дәвам иткән. Көзгедән ул юлда роликларда барган малайның егылганын күреп алган. Туктап, баланың ярасын эшкәрткән, шуннан соң аны хастаханәгә алып барган. Анда малайга бәрелгән дип диагноз куйганнар, бәйләгәннәр һәм җибәргәннәр. Баланы хатын-кыз өенә илткән.

Судта малай ничек җәрәхәт алган дигән сорауга, хатын-кыз аның асфальтка бәрелүен фаразлаган. Малай үзе ул көнне иптәше белән роликларда йөргәнен әйткән. Юлда барганда, машинаны күргән. Бәрелүдән котылу өчен, бордюрга ябышкан, әмма егылган һәм бу вакытта аның кулы өстеннән автомобиль узган. Хастаханәдә ул бу хакта әйтми, чөнки машина йөртүче хатын-кыз әйтмәвен сораган. Бу вакыйганың чын картинасын ул әнисенә генә сөйләгән.

Суд Чаллы хатын-кызын юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип тапкан һәм бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев