Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина йөртүчеләрне чит кешеләрдән алынган видео ярдәмендә җәзага тартырга мөмкиннәр

Россиянең Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ хезмәткәрләренә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны өченче затлардан алынган видеоязмалар ярдәмендә җәзалау вәкаләтен бирүне тәкъдим итә, дип яза «Газета.ру».

Эчке эшләр министрлыгында Россия Хөкүмәте комиссиясе хуплаган тиешле канун проектын әзерләгәннәр. Яңа канун проекты административ кодекска үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Үзгәрешләр полиция хезмәткәрләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, әгәр хокук бозу видеога теркәлгән булса, протокол төземичә генә, административ җәзалау карарын чыгарырга рөхсәт итә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев