Машинасын тротуарда калдырып киткән шофёрның эзенә чыктылар
Яңалыклар тасмасы

Машинасын тротуарда калдырып киткән шофёрның эзенә чыктылар

Ул - 50 яшьлек ир-ат.

13 октябрьдә социаль челтәрләрдә «Адымнар» полилингваль гимназиясе янындагы тротуарда калдырылган машина фотосы урнаштырылды. Әлеге фото инспекторлар игъбарын җәлеп итте. Алар «Рено» номерлары буенча хуҗасы эзенә чыктылар. Кагыйдә бозучы 50 яшьлек ир-ат булып чыкты. Аңа 1 мең сум күләмендә штраф салдылар.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев