Мәскәү өлкәсендәге теракт сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү өлкәсендәге теракт сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

«Бөтен йөрәгем сезнең белән», – дип яза ТР Рәисе.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында терактта туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул Telegram-каналында яза.

«Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның барысының кайгысын уртаклашам… Бөтен йөрәгем сезнең белән», – дип яза ул.

Федераль Иминлек хезмәте белешмәсе буенча, «Крокус Сити Холл»да терактта кимендә 40 кеше һәлак булды, дип яза «Татар-информ».

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев