Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә – «Аулак өй»

Башкалада милли бәйрәмнәр уза.

Татар халкының күркәм «Аулак өй» бәйрәме булган.

Тарихи чыганакларга күз салсак, аулак өй сүзе танышу, аралашу һәм кызыклы уеннар үткәрү максаты белән билгеле бер йортта җыелышу дигәнне аңлата. Аулак өйгә гадәттә яшьләр килгән. Кызлар күчтәнәчләр, төрле тәм-томнар алып килә торган булганнар, коймак, ботка, кабартма, бәлеш һәм башка сый-хөрмәт әзерләгәннәр. Төрле кул эшләре, бәйләү, тегү белән шөгыльләнгәннәр. Аулак өйгә килгән яшьләр бер-берсе белән аралашканнар, танышканнар, уеннарда катнашканнар, татар җырларын җырлаганнар, халык биюләрен биегәннәр. 

Ә хәзер тарихи истәлекләрдән арынып, безнең заман кысаларына әйләнеп кайттыйк... Кызганычка каршы, бүген татар халкында «Аулак өй» кичләре уздыру бик сирәк күренеш. Ә илебезнең башкаласы Мәскәү кебек зур шәһәрдә бу милли татар йоласының заманчалашкан төрдә яшәве, сакланып килүе, әлбәттә, искитәрлек гамәл. Мәскәүдәге «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасы «Татарлар штабы» йортында шаулатып-гөрләтеп аулак өй кичләрен уздыра. Бу оешмага килүче татарлар саны көннән-көн күбәя. Бигрәк тә алар арасында яшьләрнең саны арту шатландыра.

 «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» җитәкчесе Рөстәм Ямалеевның әйтүенчә, штабның максаты һәм бурычы – татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, Мәскәү шәһәрендә яшәүче татар һәм башкорт яшьләрендә туган телгә, халкына, милли гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяту. Әлбәттә, моны булдыру өчен яшьләргә дөрес тәрбия бирергә, алар белән татар халкы рухында аралашырга, тарихы белән таныштырырга, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын аңлатырга, туган телнең матурлыгын һәм кыйммәтен җиткерергә кирәк. Нәкъ менә шундый чаралар уздыру, яшьләрне бергә җыеп «Аулак өй» кичләрен үткәрү татарлар штабына максатларына ирешергә ярдәм итә.

Мәскәүдәге «Аулак өй»дә дә татар һәм башкорт активистлары бер-берсе белән танышалар, үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар алалар, туган телләрендә аралашалар, тәмле милли ризыклар белән сыйланалар һәм, әлбәттә, штабның матур гадәте буенча гармунга татар җырларын башкаралар. Гармунда башкарган бию көйләрен ишетүгә бирегә беренче мәртәбә килүчеләр дә, оялуларын онытып, рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. 
Татарлар штабындагы җылы мохит, өстәлдәге сый-хөрмәт, мавыктыргыч уеннар, гитара һәм гармунга яңгыраган татар җырлары күңелгә бик якын үзенчәлекле кәеф тудыра һәм барлык килүчеләрне берләштерә, туганлаштыра сыман. 
 Лилия Галимова, матбугат үзәге хезмәткәре
/ Фото Лилия Галимовадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли бәйрәмнәр гореф-гадәтләр йолаларыбыз