Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Маскировка челтәрләрен җибәрергә транспорт кирәк

Чаллы мэры хәрбиләргә ярдәм итүчеләр белән очрашты.

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрби операциягә маскировка челтәрләре тегүчеләр янына килде. Әлеге пункт 51/07 адресы буенча 3 бүлмәле фатирларның берсендә урнашкан. 

Бу адрес буенча алар күптән түгел эшли. Моңа кадәр челтәрләрне 27 комплекста бәйләгән булганнар. Анда урынны бушатырга туры килгәч, шәһәр хәкимияте ярдәме белән аларга бу фатирны биргәннәр. 

Оештыручыларның тагын бер үтенече бар. Алар Наил Мәһдиевка Саратовта урнашкан маскировка челтәрләре җыю пунктына озатырга транспорт хезмәтен көйләүне сорый. Чөнки капчык-капчык челтәрләр озак җибәрелми ята. Мэр иртәгә үк хәл итәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция