«Мастеровые» театры татар язучысының әсәрен сәхнәләштерә
Яңалыклар тасмасы

«Мастеровые» театры татар язучысының әсәрен сәхнәләштерә

Дамир Сәлимҗанов әсәре буенча балалар өчен спектакль әзерләнә.

Бу хакта театр директоры Армандо Диамантэ хәбәр итте.

«Ике еллык сөйләшүләрнең нәтиҗәсе уңышлы тәмамланды. 3 сентябрьдә «Гиперболоида инженера Гарина» спектакле белән яңа сезонны башладык. Без бу спектакльдән канәгать, аны  тамашачылар да яратты. Бу көннәрдә Дамир Сәлимҗанов әсәре буенча балалар өчен, шулай ук кече зал өчен спектакльләр әзерлибез», – диде ул. 

Армандо Диамантэ коллектив баш режиссерсыз эшләячәк дип белдерде. Биредә спектакльләр куярга Россиянең төрле шәһәрләреннән режиссерлар чакырырга планлаштыралар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мастеровые театр мәдәният

Нет комментариев