Матди ярдәм күрсәтеләчәк
Яңалыклар тасмасы

Матди ярдәм күрсәтеләчәк

Минзәләдәге авиаһәлакәттә якыннарының гомере өзелгән һәм зыян күргән гаиләләр Татарстан хакимиятеннән матди ярдәм алачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика Хөкүмәтенең тиешле карарына кул куелды. «Шулай итеп, һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум акча алачак. Сәламәтлекләренә авыр һәм уртача зыян килгән гражданнарга 400әр мең сум түләнә», — диде Галимова.
ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түләүләрне оператив тәртиптә башкарачак.
Моннан тыш, республика һәлак булганнарның мәетләрен җирләү урынына транспортлауны һәм күмүне оештырырга да әзер.

Фото: Twitter

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев