Математикадан БДИ нәтиҗәләре билгеле
Яңалыклар тасмасы

Математикадан БДИ нәтиҗәләре билгеле

11нче классны тәмамлаучылар имтиханны 27 майда биргән иде

Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИны 8 562 укучы тапшырды. Уртача балл 68,68 2024 елда бу сан 2,56 берәмлеккә күбрәк булган (71,24 ).  27 балл белән минималь бусаганы 170 укучы үтә алмаган. Профильле дәрәҗәдәге математика буенча 100 баллны 11 укучы алды, узган елда исә алар 46 булган.

База дәрәҗәсендәге математика буенча БДИны 6 534 укучы тапшырды. Уртача билге -  4,27. 89 укучы имтиханны икелелек кенә биргән.

Математикадан минималь бусаганы үтмәгән, әмма рус теленнән БДИ уңай нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан 20 июньдә резерв көнне имтихан бирә алачак.

Куелган баллар белән килешмәүчеләр апелляциягә гаризаларны 16, 17 июнендә тапшыра алачак.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф мәктәп укучылары бердәм дәүләт имтиханы

Нет комментариев