Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Матур" номерлар саткан өчен - рәшәткә артына

Уфада Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе транспортларны теркәү бүлегенең элекке җитәкчесенә карата суд хөкеме чыгарылган. Ул машиналарга "матур" номерлар сатуда гаепләнгән.

Үзенең вазыйфасын кулланып, җитәкче кесәсен калынайту алымын тапкан: арадашчы аша "матур" номерлар сатуны оештырган.

Бу гамәле белән ул Русия Җинаятьләр кодексының 30нчы маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаятьне кылган. Узган елның июль аенда ул Уфада яшәүче бер ханымга "777" санлы билге биргән һәм моның өчен 25 мең сум акча сораган. Теге ханым ризалашкан, тик акчаны соңрак бирермен дигән.

Ике атна үткәч, номер сатучы клиентына шалтырата башлаган. Тик сатып алучы аның үзен саткан: акча тапшыруга полиция хезмәткәрләрен ияртеп килгән. Оятсыз рәвештә баерга тырышкан җитәкче вазыйфасыннан бушатылган. Аңа 50 мең сум штраф салынган һәм ул ике ел гомерен рәшәткә артында уздырачак.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/16037-matur-nomerlar-satkan-chen-rshtk-artyna.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев