Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операция халыкны берләштерде

Ярдәм дәвам итәчәк.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр Советының чираттагы сессиясендә махсус хәрби операция темасына аерым тукталды.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә 2000гә якын ир-егет махсус хәрби операция зонасында.

Чаллыда хәрбиләрнең һәм һәлак булган ир-егетләрнең гаиләләренә даими ярдәм күрсәтелә. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрбиләрнең яңа туган балаларын бала тудыру йортыннан үзе каршы ала. Аларга 100 мең сум акча һәм кирәк-яраклар бүләк итә. Бүгенге көндә хәрбиләрнең 38 баласы туды. Аның 20се - малай, 18е кыз. 

Шулай ук мэр ялга кайткан хәрбиләр белән очраша. Барлыгы 16 очрашу булган. Егетләрне борчыган мәсьәләләр уңай хәл ителә. 
Махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанск халкына барлыгы 700 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылган. Лисичанск халкын кайнар ризык белән тәэмин итүгә 80 млн сумга якын акча тотылган.

«Махсус хәрби операция Чаллы халкын берләштерде. Гуманитар ярдәм туплауда эре предприятиеләр дә, шәһәр халкы да актив катнаша. Бу эш дәвам итәчәк», – диде шәһәр мэры. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем