Махсус хәрби операциядә Чаллы эшмәкәре һәлак булган
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядә Чаллы эшмәкәре һәлак булган

Аңа 44 яшь иде.

21 сентябрьдә махсус хәрби операциядә эшмәкәр «Молоко региона» компаниясе директоры Антон Любота һәлак булды. Дуслары аны җаваплы, ярдәмчел кеше буларак искә алалар. 

Ул Чаллыда КамПИда икътисадчы-менеджер белгечлеген үзләштергән була. Башта «Вамин-Татарстан» ААҖның Чаллы сөт комбинатында маркетинг бүлеге башлыгы, аннары «Молоко региона» компаниясеннең учредителе  булган. 

Антонны соңгы юлга туган шәһәре Алабугада озаттылар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция үлем-китем

Нет комментариев