Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Медицина иминияте полисын электрон вариантта ясатып була

Моның өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк.

Мәҗбүри медицина иминияте полисын хәзер үзең белән йөртергә кирәк түгел. Аны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон вариантта ясатып була. Шифаханәгә барганда телефоннан күрсәтүең дә җитәчәк. Уңайлы. Табибларга Интернет аша язылганда һәм шифаханәгә беркетелгәндә полис мәгълүматы шәхси кабинетта автомат рәвештә чыгачак. 

Әгәр дә Дәүләт хезмәтләре порталына полис номеры моңарчы кертелгән булса, документ электрон вариантка автомат рәвештә күчәчәк. Полис булмаган очракта, аны ясату өчен гариза калдырырга кирәк. Аны бер эш көне эчендә әзерлиләр. Полисны рәсмиләштерү өчен туу турындагы таныклык кирәк булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полис