Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр кешеләрнең гозерен тыңлады

Ишегалды бәйрәме яңа шәһәрнең 40/01 йорты янында узды. Бәйрәмгә олысы да, кечесе дә җыелды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күчмә читлекләрдәге җәнлекләр янында мәш килделәр. Өлкәннәр ТИҮ эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәләрне, мактау грамоталарын карадылар. Күршеләр бакчаларында үстергән яшелчәләрен, кул эшләнмәләрен күрсәтте.

Биредә яшәүчеләрнең күбесенең кәефе күтәренке. Йортларын капиталь ремонтлаганнар, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китергәннәр.  
Күршеләр бәйрәменә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы, шәһәр Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев,  шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин  килде. Шәһәр мэры белән аралашырга телүчеләр күп булды.  Гозерләрен тыңлады. Шунда ук җаваплы җитәкчеләргә шәһәрдәшләрнең сораулары буенча эшләргә кушты. “Короновирус беркая да китмәде. Кеше күп йөри торган җирләрдә, җәмәгать транспортында битлек киеп йөрегез, - дип халыкка мөрәҗәгать итте ул. – Пандемиягә карамастан, шәһәр үсештә. Мәктәпләр, театрлар төзибез, юллар салабыз, парк һәм скверларны тәртипкә  китерәбез. Яңа уку елына ике заманча мәктәп ачабыз, киләсе елга “Мастеровые” театры тамашачыларны кабул итәчәк. Бу эшләрне башкарырга ярдәм иткән өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Шәһәрдәшләр төзекләндерелгән мәйданчыкларны, паркларны бозмасыннар, чиста тотсыннар иде,”- дип Наил Мәһдиев өлкәннәрдән балаларын культура-әхлак мәсьәләләрен күтәрергә чакырды. 
ТР Дәүләт Советы Олег Коробченко шәһәр халкы өчен күп эш башкарган мэр Наил Мәһдиевка рәхмәт әйтте. “Кызыл тау” мәдәният үзәге артистлары, “Сабантуй” ансамбле биючесе Ралина Бикинина тамашачыларга җыр-биюләр бүләк иттеләр. 
Сәрия Сафина:
Ниһаять,  40/01 йортын матур итеп төзекләндерделәр. Йорт тирәсе дә матур. Шамил Усманов урамы да тәртипкә китерелә. Җитәкчеләргә рәхмәттән башка сүзебез юк.
Марат:
Кечкенә балалар өчен уен мәйданчыгы бар. Безгә хоккей корты кирәк. 
Гөлназ Закирова:
Күршеләр бәйрәме бик яхшы оештырылган. Балалар рәхәтләнеп уйнады. Җитәкчеләрнең халык белән күзгә-күз очрашуы кирәкле эш. Алар проблемаларны шул җирлектә яшәүчеләрнең үзеннән ишетә, шунлыктан кешеләрне борчыган мәсьәләлр тизрәк хәл ителә. 
Харис Шәрипов:
Социаль челтәрләрдә кайбер “акыллы башлар”ның шәһәр мэрын тәнкыйтьләүләре белән килешмим. Наил Мәһдиев мэр булып эшли башлаганнан бирле Чаллы  үсештә. Яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт корылмалары, театрлар төзелә. Юллар төзек. Мине бер генә нәрсә борчый, күп ишек алларындагы баганаларда кызыл төстәге утлар яна. Алар бик начар яктырта. Теләгем шул: аларны Шамил Усманов урамындагы кебек яктырак утларга алыштырсыннар иде. 

 

Соңгы вакытларда парклар, скверлар, җир асты юллары яңартылды. Шәһәрдәшләребез үзләре яшәгән җирне пычратмасыннар иде. Чүп савытлары  җитми дип зарланганчы, кулыбыздагы чүпне икенчесенә кадәр тотып барырга авыр түгел бит. 
Шәһәрдәшебез Харис  Шәрипов белән тулысынча килешәм. Яңа шәһәрнең 6/01 йорты биләмәсендә  кызыл лампалар яна. Әмма кичке 7дә биредә кап-караңгы була. Урамдагы лампаларны  сыйфатлыракка алыштырсалар, халык “Горсвет” предприятиесе хезмәктәрләренә рәхмәтле булыр иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бәйрәме