Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең кәефләре турында сөйләде

Наил Мәһдиев хәрбиләр яныннан кайтты

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә хәрби операция зонасындагы егетләрнең хәле турында сөйләде. Ул 2 мартта Татарстан егетләре хезмәт иткән полкларның берсендә булып, хәрбиләргә азык-төлек, җылы киемнәр, техника, җиһазлар һәм башка кирәк-яраклар, барлыгы 110 тоннадан артык гуманитар йөк тапшырды. 

– Без полк җитәкчеләре белән генә түгел, бүлек, батальон командирлары, хәрбиләрнең үзләре белән дә сөйләштек.  Татарстан егетләрендә чын ирләрчә сугышчан кәеф, ватанпәрварлык рухын сиздек. Моны ихластан әйтәм. Озак еллар халык белән эшләгәч, кешеләрне аңлыйбыз. Егетләрдә югалып калу, зарлану кебек йомшак сыйфатларны күрмәдек. Барыбыздан да сәламнәр тапшырдык. Безне күргәч, аларның күзләре очкынланды, елмайдылар. Бу – безнең өчен дә, алар өчен дә әйтеп аңлата алмаслык хисләр. Мин шефлык һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркешегә рәхмәтлемен. Бу эш дәвамлы булачак, – диде ул. 
Фото Наил Мәһдиевнең «Вконтакте» битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция