Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Метеорологлар сентябрь аена нинди һава торышы вәгъдә итә

Явым-төшем күләме климатик нормадан азрак булыр дип фаразлана.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең айлык фаразыннан күренгәнчә, Татарстанда көзнең беренче ае гадәттәгедән корырак һәм җылырак булачак.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Казанда климатик норма +12,3, республикада +11,9 градус тәшкил итә.

Үз чиратында, явым-төшем күләме климатик нормадан азрак булыр дип фаразлана. Гадәттә, сентябрьдә ТР башкаласында - 50, ә республикада 48 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.

Элегрәк Казан федераль университеты галимнәре Татарстанга җылы көннәрнең кайчан әйләнеп кайтачагы хакында сөйләгән иде. Бүген республикада һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы