Миләүшә Имамова: «Кызым үземә охшаган»
Чаллы татар дәүләт драма театры артистының балалары ни белән мавыга?
Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Миләүшә Имамова ире Айрат белән өч бала тәрбияләп үстерде.
Олы уллары Азат КАИны тәмамлап, программист һөнәрен үзләштерде. Ул төп һөнәре буенча эшләми, һаман эзләнүдә. Бүгенге көндә хатыны белән Аяз исемле ул үстерә. Илнур – Казан инновацион институт магистранты.
Ә менә төпчекләре Назгөл, мөгаен, әнисе юлыннан китәр. Ул буш вакытларында гел театрда. Берара социаль челтәрдә «Бер мәлне театрда» дигән сәхифәне оста гына алып барган иде. Назгөлне театрда бик яраталар. Артистларның күбесе аны әнисе юлыннан китәр дип фаразлыйлар.
«Назгөлдә минем кан. Ул театр, сәнгать белән мавыга», – ди Миләүшә ханым.
Назгөл әлегә 9нчы сыйныфта укый. Бу ел аның өчен җаваплы, имтиханнар елы.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев