Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Милиардлар кая китә?

2022 елда Чаллыда 20 федераль, республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Моның өчен барлыгы 10,1 млрд сум акча бүлеп бирелә.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов әйтүенчә, 320 мең кв. метр торак төзү, 129 йортка капиталь ремонт ясау, 81 ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла. Төзүчеләр 69нчы микрорайонда 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәпне төзи башладылар инде. «Бу мәктәп 2 миллиард 244 миллион сумга төшә. Без аны беренче сентябрьдә файдалануга тапшырырга тиеш», –  диде мэр Наил Мәһдиев. Быел «Ягодка»,  «Кораблик», балалары бакчаларын, 44, 52нче мәктәпләрне һәм Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатны капиталь ремонтларга җыеналар.  Шулай ук «Диалог» балалар һәм яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә 14,2 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Август аенда «Мастеровые» рус драма театры яңа бинага күчә. «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында ремонт дәвам итә. Быел биредә сәхнә җиһазлары, мебель яңартылачак, бина яны төзекләндереләчәк.  71нче микрорайонда фельдшер акушерлык пункты төзелә. 5нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасының техник документлары әзерләнгән, проект эшлисе бар.  Быел шулай ук «Төзүче» стадионы төзекләндереләчәк. Волейбол үзәге төзелешенә проект-смета документлары ясау өчен 5 миллион сумга якын акча бирелә. «КАМАЗ» футбол кыры яңартылачак. «Шәһәр инфроструктурасы үсешенә 10 миллирад сумнан артык акча бирелә. Аның 2 миллиарды –  мәктәпкә, 2 миллиарды –  юллар төзелешенә, 1 миллирад сумнан артыгы ишегалларын, иҗтимгый киңлекләрне тәртипкә китерүгә китәчәк. Без әлеге программаларны тормышка ашыру өчен актив эшләргә тиеш», – дип кисәтте мэр. 
 

Зөлфия ГАЛИМ

Фото: 24warez.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы