Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Милли бәйрәм ишек алдында узды

35нче мәктәпнең мәйданчыгында балалар өчен кече Сабантуй бәйрәме үтте. Биредә мәктәп яны лагерена йөрүчеләр һәм комплекста яшәүче 250дән артык бала катнашты.

Бәйрәмгә шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттәхов та килде. Җыелган сабыйларны ул бәйрәм белән котлады һәм чәкчәк белән сыйлады. 

Әлеге чарага үзенең ярдәмен комплексның ТИҮ (территориаль иҗтимагый үзидарә) рәисе Дөррия Ризатдинова да күрсәтте. Спонсорлар белән бергә алар бәйрәмдә катнашучы һәр балага махсус бүләк бирделәр.

Җыр-биюләрдән тыш балалар өчен аркан тартышу, чүлмәк вату, кашык тотып йөгерү, мәйданчыкта күркәләр җыю, скакалкадан йөгерү, чирәмдә хоккей уйнау, “балык” тоту кебек ярышлар оештырылды. Катнашучылар жетоннар алып, бәйрәм ахырында аларны төрле бүләкләргә алыштырдылар.

– Без балаларны шатландыру өчен тырышабыз. Бәйрәмгә алдан ныклап әзерләнәбез, һәр ярышны уйлап, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп үткәрәбез, - ди оештыручылар.

Денис Храпов, 9 яшь:

– Быел беренче тапкыр килдем бу бәйрәмгә. Чирәмдә хоккей уйнау ярышында катнаштым, аркан тартып һәм чүлмәк ватып карадым. Биш жетоным бар.

Яна Королева, 10 яшь:

– Мин бу бәйрәмдә беренче тапкыр гына түгел. Барлык ярышларда да зур теләк белән катнашам. Бигрәк тә миңа балык тотарга, кашык тотып йөгерергә ошады. Мондый бәйрәмнәр тагын да күбрәк булсын иде.

Виктория Иманова, яшь әни:

–Безнең Дөррия Вагизовна шундый актив, тынгысыз кеше. Ул комплексындагы кешеләрнең күңелен күрү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Һәр подьезд ишегендә милли бәйрәм турында игълан бар иде, шулай ук һәр йортның үз ватсап төркеменә дә яздылар. Бирегә кызым Алена, улым Рома белән килдем. Балалар өчен шулай тырышып йөргән барлык кешеләргә дә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ярышлар