Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов җитәкчеләргә янгынга каршы иминлек мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты

Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына янгынга каршы иминлек мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, урыннардагы башлыклар. Янгынга каршы чаралар уздырганда бик җитди чаралар кабул итүегезне үтенәм. Бүген куркынычсызлык — иң мөһиме. Без тулы бер торак пунктларның юкка чыгуын күрәбез», — диде ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов.

Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды. Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырган иде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстанда янгыннарда йөздән артык кеше үлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару