«Минем яраткан сәхнә йолдызым» конкурсының 8нче катнашучысы
Яңалыклар тасмасы

«Минем яраткан сәхнә йолдызым» конкурсының 8нче катнашучысы

«Шәһри Чаллы» игълан иткән бәйгегә фотолар һаман да кабул итәбез. Чираттагы катнашучыбыз – Лилия Сатдарова.

– Әнине аның яраткан жырчысы – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концертына алып барган идем. Салават Салават инде – аның искиткеч талант иясе булуына, үзен сәхнәдә ничек тотышына сокланып утырдым. 

Ә Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповны исә Гүзәл Уразова концертыннан соң тотып алган идем. Аны мин “просто” яратам, үзенең кычыткан чыпчыгы белән күңелемә кереп клаган иде, – дип белдерә Лилия Сатдарова.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев