«Минем уңыш» конкурсына йомгак ясалды
1 ай дәвамында «Шәһри Чаллы» сайтында «Минем уңыш» дип исемләнгән фотобәйге барды. Катнашучыларыбыз безгә бакча патшалыгында төшкән, искиткеч җиләк-җимешләр, яшелчәләр төрлелеген, муллылыгын һәм байлыгын тасвирлаучы фотосурәтләр җибәрделәр.
Барысы бергә конкурста катнашырга Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортстан якларыннан 16 кеше катнашырга теләк белдерде.
1 сентябрьдән - 12 сентябрьгә кадәр газета сайтында тавыш бирү барды. Нәтиҗәдә 426 тавыш белән 1 яшь тә 8 айлык кечкенә кызчык – Ариана җиңү яулады. Сабыйның әти-әнисенең якын арада редакциягә шалтыратуларын сорыйбыз. Безнең телефон - 57-01-19.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Ариананың фотосын безгә әбисе Илүзә Гайнанова җибәргән иде. Алар Башкортстанның Салават районыннан. «Без менә бәрәңге алабыз, ә сез кайчан аласыз?» – ди, елмаеп, фотодагы эшче кызчык – Ариана Гайнанова. Быел ул беренче тапкыр әбисе белән бабасына бәрәңге алышырга чыккан булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев