Министр Марсель Миңнуллин: «Эчкечеләрне дәваларга кирәк»
Яңалыклар тасмасы

Министр Марсель Миңнуллин: «Эчкечеләрне дәваларга кирәк»

Чаллыда аларның саны - 1600дән артык.

Шәһәрдә узган медсовет утырышында эчкечеләр проблемасы телгә алынды. ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин билгеләп үткәнчә, районнар наркология паспорты - «А списогы» алып бара. Чаллыда бу исемлектә 1600дән артык кеше теркәлгән. 

«Алкоголиклар тулаем халык санының 3 процентыннан артмаска тиеш. Бу формуланы мин уйлап тапмадым. Алкоголь кулланучылар, гадәттә, - эшкә яраклы яшьтәге кешеләр. Узган атнада наркология паспортына тагын республика күләмендә 11 мең кешене теркәделәр. Аларны дәваларга кирәк. Мондый пациентлар  наркодиспансерга түгел, үз хастаханәләренә юлланырга тиеш», – диде ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев