Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Министр урынбасары килде

ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән килде. Ул ТОСЭР резиденты «Яр Чаллы катыргы-кәгазь фабрикасы»ның, гофрлау өчен кәгазь җитештерү эшен алып барачак, яңа объекты төзелеше белән танышты.

Бүгенге көндә компания тарафыннан җиһазлар сатып алу, фундамент һәм инженерлык эшләре өчен 60 млн сум инвестицияләнгән һәм үзләштерелгән. Участокта фундамент әзер, колонналар урнаштыру, булачак фабриканың металл конструкциясен җыю башланды. Объектны 2026 елга төзеп бетерергә планлаштыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр