Минзәлә юлында Чаллы кызының гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә юлында Чаллы кызының гомере өзелде

«Chevrolet» машинасына «КАМАЗ» килеп менгән.

Минзәлә районы аша үтүче М-7 трассасында фаҗига булды. Биредә "Chevrolet" машинасына "КАМАЗ" бәрелде. Җиңел автомобиль сул якка борылу өчен туктаган була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 25 һәм 26 яшьлек кызларның гомере өзелде. Берсе Чаллы кызы - Яна Никитенко. Автомобиль хуҗасы, 47 яшьлек һәм 4 яшьлек пассажирлары хастаханәдә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев