Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мисыр туристлар өчен илгә керү кагыйдәләрен гадиләштерде

Хәзер махсус сайтта алдан теркәлү һәм анда вакцинация турында сертификат яки коронавируска ясаткан тест нәтиҗәләрен кертү дә җитә.

Мисыр Хөкүмәте туристлар өчен илгә керү кагыйдәләрен гадиләштерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы EgyptAir авиакомпаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

Хәзер сәяхәтчеләргә, аэропортларда ковид-документлар күрсәтеп, кәгазь анкета тутыру кирәк булмый. Моның урынына махсус сайтта алдан теркәлү һәм анда вакцинация турында сертификат яки коронавируска ясаткан тест нәтиҗәләрен кертү дә җитә.
Теркәлү узарга оныткан туристларны барыбер илгә кертәчәкләр: белешмәне урында күрсәтергә туры киләчәк.

Хәзер россиялеләрне Мисырга иммунизация турындагы сертификат («Спутник V» вакцинасы туры килә), ясату вакыты 72 сәгатьтән артык булмаган ПЦР-тест яки илгә килгәнче 24 сәгать эчендә ясатылган антиген-тест белән кертәләр. Барлык документлар да QR-код белән булырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларга берни дә күрсәтергә кирәкми.
Россиядән Мисырга туры рейслар бар. Июнь аенда билет бәясе бер кешегә бер якка 35 мең сумнан башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ял турист